Танылган журналист вафат булган

Уфада 66 яшендә танылган журналист Рушан Кириев вафат булган. Аның дусты һәм хезмәттәше, «Вечерняя Уфа» газетасы мөхәррире Вячеслав Голов хәбәр итүенчә, аңа инфаркт булган. Бу хакта «Башинформ»га сылтама белән  «Татар-информ» хәбәр итә.

Рушан Кириев 1955 елның 23 июлендә Уфада танылган язучы, галим, фронтовик Кирий Мәргән-Әхнәф Нури улы Кириев гаиләсендә туа. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Ленинчы» республика яшьләр газетасында эшли башлый. Аннан соң ул республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында, мәгълүмат агентлыкларында, корреспонденттан алып җитәкчегә кадәр, аннан шулай ук реклама мәгълүмат басмаларына нигез салучы буларак эшли.

Яшьләр басмасыннан соң Рушан «Советская Башкирия» газетасы секретариатында хезмәт куя, «Башкортстан хәбәрләре» газетасы редакторы урынбасары була, 90нчы еллар ахырында шулай ук берничә ел мәгълүмат агентлыгында эшли.


Фикер өстәү