Фәрит Мөхәммәтшин “Васса” спектакле премьерасында булды

Кичә Казанның В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры сәхнәсендә Максим Горький пьесасы буенча “Васса” спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында  тормыш иптәше Луиза Акрамовна белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова бар иде.

«Васса» спектакле — бер-берсен ишетергә һәм аңларга сәләтсез кешеләр, ялгызлык, бәхеткә сусау һәм аны табу мөмкинлеге булмау турында. Спектакль Васса Железнованың тормышы турында сөйли, ул үз бизнесын үстерү  мәшәкатләре белән генә яши,  чөнки гаиләсенең тормыш бөтенлеге аның кеременә бәйле. Хатын-кызның балаларына игътибары һәм ана җылысы җитми. Чөнки Васса озак еллар ялгызы гына зур гаиләне матди яктан тәэмин итә. Бер генә герой да аның белән характерның ныклыгы һәм көче ягыннан көндәшлек итә алмый. Әсәр үзенең көтелмәгән финалы белән гаҗәпләндерә.

Спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Светлана Романова һәм Геннадий Прытков, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Михаил Галицкий, Татарстанның атказанган артистлары Эльза Фәрдиева, Ирина Вандышева, Надежда Ешкилева, Алексей Захаров һәм башкалар катнаша. Режиссер-куючы — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Александр Славутский.

Премьера спектакле зур уңыш белән узды. Соңыннан сәхнәгә Дәүләт Советы Рәисе исеменнән чәчәкләр чыгарылды, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү