Россиядән карабодай чыгаруны тыйганнар

“Россия Федерациясеннән товарларның аерым төрләрен чыгаруга вакытлыча тыю кертү турында” Хөкүмәт карары нигезендә, карабодайны ашлык һәм ярма рәвешендә чит илләргә чыгару вакытлыча тыела.

Бу чара азык-төлек иминлеген кайгырту максатыннан кабул ителгән. Шул ук вакытта чикләүләр халыкара гуманитар ярдәм күрсәтү өчен, шулай ук Россиянең чит илләрдәге хәрби базалары, Россиянең Байконур һәм Шпицбергендагы оешмалары өчен илдән чыгарыла торган товарларга кагылмый.
Шулай ук Россия аша транзит белән озатылучы яки башка илләр аша Россиянең бер өлешеннән икенче өлешенә китерелүче товарларга тыю юк.


Фикер өстәү