Шимбә көнне Болгарда узачак көрәш буенча илкүләм ярышның баш батырына автомобиль бүләк итәчәкләр. Әлеге турнир «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды кысаларында узачак.
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә ярышларның финал өлеше өчен махсус көрәш келәме белән подиум урнаштыру планлаштырылган. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Билгеле булганча, ярыш 5 авырлык (60, 70, 80, 90га килога кадәрге көрәшчеләр һәм авыр үлчәү) категориясендә уза.