«Тойота» 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы Олимпиаданың партнеры була

Кичә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм «Тойота Россия» компаниясе 2022 елда Бөтендөнья кышкы Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында партнерлык  килешүенә кул куйдылар. Документны имзалауда Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстан Хөкүмәте дә катнашты.

«Бу уеннар Махсус Олимпиада хәрәкәте тарихында иң якты, истә калырлык уеннар булыр дип ышанам», — диде оешма президенты Ольга Слуцкер.

Имзалау тантанасында шулай ук Россия спорт министры Олег Матыцин, «Тойота Россия» компаниясе вәкилләре һәм Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.


Фикер өстәү