Рөстәм Миңнеханов: «Үзегезне саклагыз, коронавирус беркая да китмәде»

«Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышын башланды.
Биредә барлыгы Татарстаннан, Россиянең 72 төбәгеннән 1200 делегат катнаша. Пленар утырышка Татарстан җитәкчелеге дә килде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Республика җитәкчесе дин әһелләренә башкарган эшләре өчен рәхмәтен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда милләтебез өчен мөһим вакыйга көтеләсен — Болгарда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтеләсен искәртте. Президент бәйрәмгә әзерләнү өчен оештыру комитетын татар егете — Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләвен искә төшерде. Ул шулай ук 5 июньдә узачак Болгар җыенына да киләчәк.

— Болгарның 1100 еллыгын үткәрү буенча зур гына эшләрне быел башлап җибәрәбез. Федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты әле юк, Татарстан оештыру комитетын бүген расладык, кул куйдык, — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук коронавирусның республика тормышына үзгәрешләр алып килүен искә төшерде, дин әһелләренә сәламәтлекләрен кайгыртуларын сорады.

— Үзегезне саклагыз, коронавирус беркая да китмәде. Вакциналар бар, урыннарда авырлыклар булса, бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә әзер без, — диде ул.


Фикер өстәү