Владимир Путин Татарстанны тормыш өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе дип атады

Татарстан җирле халык өчен иң әйбәт тормыш шартларын булдырган Россия төбәкләре исәбенә керә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумы утырышында белдерде.

“Стратегик инициативалар агентлыгы, Дәүләт Советы экспертлары һәм комиссияләре белән берлектә, иң яхшы халыкара стандартлар нигезендә, федерация субъектларында тормыш сыйфаты илкүләм рейтингын эшләде”, – диде дәүләт башлыгы. – Бик әһәмиятле күрсәткеч бу. Инде бүген үк аның тәүге нәтиҗәләре турында сөйләргә мөмкин. Мәскәү, Төмән өлкәсе, Татарстан, Ханты-Манси автономияле округы, Санкт-Петербург кебек төбәкләрнең лидерларга булуы – көтелмәгән хәл түгел, ә закончалыклы күренеш”.
Россия Президенты бу төбәкләрнең илдә эшлекле үзәкләр булып торуын да әйтте. “Әлеге төбәкләрдә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен инде күптәннән зур күләмдә акчалар җәлеп ителә”, – диде дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү