Сәламәт булу өчен һәрчак кабатлап торырга кирәкле 10 ГАДӘТ

Кешенең сәламәтлеге гади генә, әмма шул ук вакытта бик мөһим кагыйдәләр үтәүгә бәйле, ди галимнәр.

Салкын душ кан әйләнешен яхшырта, матдәләр алмашын тизләтә, иммунитетны ныгыта, тонусны күтәрә. Тәнне салкын суга контраст душ белән күнектерергә кирәк.

Кыска вакыт ач тору организмны токсиннардан чистарта, ябыгырга ярдәм итә, яшәртә. Сүз тәүлек буе ач тору турында бармый. 16:8 ысулын кулланып карарга мөмкин. Ягъни соңгы тапкыр 19 сәгатькә кадәр ашарга һәм иртәнге ашны икенче көнне 11 сәгатькә күчерергә була. Ул арада су эчәргә генә рөхсәт ителә. 16 сәгатьнең яртысы йокы белән үткәнгә, мондый ысул авырлык тудырмый. Ябыгасыгыз килсә, ач торганнан соң күп ашамаска кирәк. Баштарак авыр булса да, аннан организм моңа өйрәнә. Ашаганда каршыга китап, телефон кую, телевизор карау турында онытыгыз. Ризыкны күрергә, аның тәмен тоярга кирәк.

Корсак белән сулау. Көнгә 5–10 минут булса да корсак белән сулау организмга файдалырак. Ул кан басымын төшерә, картаю процессын акрынайта, йокыны яхшырта. Тигез өслеккә аркага ятып, эчкә китап яки башка предмет куеп сулап карагыз.

Хәрәкәт. Бу киңәш аеруча утырып эшләүчеләргә кагыла. Көн дәвамында 20 минут саен гәүдә торышын үзгәртергә кирәк.

Еракка карагыз. Гел бер ноктага карау күз мускулларын ардыра, киеренкелекне арттыра, баш авыртуга китерә. Әледән-әле еракка караганда, күз мускуллары ял итә. Компьютер, телевизор каршында 20 минут утырганнан соң, 20 секунд читкә карап алырга кирәк. Тәрәзәдән урамны күзәтегез.

Тормышка яңалык кертү. Баш мие яхшы эшләсен өчен аңа даими яңа мәгълүмат кирәк. Белем алырга, нәрсәгәдер өйрәнергә беркайчан соң түгел. Баш миегезне даими эшләтегез.

 

 


Фикер өстәү