Татарстанда бер ир хатынын чәнчеп үтергән

Казанда бергә яшәгән хатынын үтергән 46 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, ир белән хатын кәеф-сафа корып утырганда алар арасында низаг чыккан. Ярсыган ир пычак алып хатынны чәнчегән һәм аның гомере өзелгән.

Ир гаебен тулысынча таныган. Әлеге факт буенча тикшерү эше дәвам итә.


Фикер өстәү