Татарстанда бер ир 6 яшьлек үги малаен вәхшиләрчә кыйнаган

Ир кеше ахыргача үз гаебен танымаган, әмма суд аны гаепле дип табып, 7 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Яшел Үзәндә яшәүче 35 яшьлек ир бала сәламәтлегенә зыян салганы һәм җәберләгәне өчен җавап тотачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Осиново бистәсендә яшәүче ир 2019 елның октябреннән декабренә кадәр 6 яшьлек үги малаен җәберләп торган. Ул баланы идәнгә тотып аткан, аннары җиһаз аяклары белән, бала коляскасы һәм чүкеч белән кыйнаган. Нәтиҗәдә малай психик һәм физик зыян күргән.

Ир гаебен танымаган, үги улы тау шуганда егылып зыян күрде дип ялганлаган.


Фикер өстәү