Рөстәм Миңнеханов сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачуда катнашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сугышчы-интернационалистларга һәйкәл ачуда катнашачак. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Бу чара Россия көненә билгеләнгән.

– Россия көненең әһәмиятле вакыйгаларының берсе булып сугышчы-интернационалистларга мемориал ачу тантанасы булачак. 2017 елда Татарстан Республикасы Президентына «Татмедиа» бинасы янында урнашкан һәйкәлне реконструкцияләү өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар мөрәҗәгать иткән иде. Яңа һәйкәл Җиңү паркында урын алачак. Мемориал “Сугыш җиле” һәйкәлен, стелла һәм һәлак булганнарның исемлеге белән плитәдән торачак, – диде ул.


Фикер өстәү