175 нче гимназия хезмәткәрләре һәм укытучылары 100әр мең сум акча алачак

Казандагы 175 нче гимзаниядәге фаҗига вакытында бина эчендә булган барлык педагоглар һәм хезмәткәрләре «Ак Барс банкы»ннан 100әр мең сум күләмдә номиналлы сертификатлар алачак.

Матди ярдәм Казан клиникаларының берсендә медицина хезмәте алу өчен каралган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга хәбәр итте.

— Укытучылар һәм гимназия хезмәткәрләре шул рәвешле сәламәтлекләрен яхшырта, шулай ук клиникада медицина тикшерүе үтә алачак. Сертификатларның вакыты чикләнмәгән, — дип аңлатты ул.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү