Автобус тукталыштагы кешеләр өстенә менгән: 6 кеше үлгән, 15кеше хастаханәгә озатылган

Свердловск өлкәсе Лесной шәһәренең җәмәгать транспорты тукталышында коточкыч юл һәлакәте булган. 6 кеше урында ук һәлак булган, 15 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җирле предприятиеләрнең берсендә эшләүчеләрне йөртә торган ПАЗ автобусы таудан төшкәндә, тормозы эшләмәү аркасында һәлакәткә юлыккан. Ул тукталыштагы кешеләр өстенә килеп кергән. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең барысы да җәяүлеләр . Зыян күрүчеләрнең икесенең хәле авыр дип бәяләнә.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү