Россия көнендә Казанда «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары чыгыш ясый

Россия көнендә, ягъни 12 июньдә, Казан Кремле мәйданында «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан эстрада сәнгате телевизион яшьләр  фестивале лауреатларының зур концерты узачак.

Ул көнне 350ләп яшь артист чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Концерт «Азаль» халык вокаль ансамбле һәм «Татарстан» бию ансамбле чыгышлары белән ачыла, тамашачы алдында «Фристайл» студиясе, «Паприка» ансамбле, «Чулман йолдызчыклары» коллективы, «Версия» дуэты, «Шарм», «Дорога из города», «Орфей», «Ал чәчәк», «Изумрудный город» бию коллективлары чыгыш ясаячак.

Концерт 14:00 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү