ЮХИДИ хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә ТР юлларында көчәйтелгән режимда эшләячәк

Бәйрәм көннәрендә автоинспекторлар республика юлларында көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Чаралар 12 һәм 13 июньдә бөтен Татарстан буенча узачак. Исерек йөртүчеләргә аерым игътибар биреләчәк. ЮХИДИ барлык татарстанлыларны эчеп руль артына утырмаска һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр итәргә чакыра.

ЮХИДИнең профилактик эше ярдәмендә исерек машина йөртүчеләр гаебе белән аварияләр санын киметүгә ирешелде. Шул ук вакытта руль артында эчкечелек проблемасы үзенең актуальлеген югалтмый, — дип ассызыклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Насыйров.


Фикер өстәү