Казан халкы мәскәүлеләр кебек өйдә утырырга теләми

Казанда яшәүчеләрнең 40 проценты Мәскәүдәге кебек коронавирус аркасында хезмәт хакын саклап калу шарты белән эшләми торган көннәр игълан итүгә каршы чыккан.

SuperJob хезмәте оештырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 26 проценты исә, киресенчә, мондый фикерне хуплый икән. Сораштыруда катнашучыларның 34 проценты төгәл генә җавап бирә алмаган. Россиянең башка зур шәһәрләрендә яшәүчеләр дә коронавирус таралуны булдырмас өчен эшләми торган көннәр кертүгә каршы булуын әйткән.


Фикер өстәү