Лилия Муллагалиева: Башыма әллә кар, әллә боз, әллә түбә ишелеп төшәсе иде!

Сезгә үзегездәге барлык сыйфатлар да ошыймы? Юк, әлбәттә! «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан да үзләрендә булган бик үк яратып бетермәгән сыйфатлары турында сораштык.

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:

Соңга калып йөрүне бетерәсе иде (көлә). Иң яратмаган сыйфатым шулдыр. Һәрвакыт соңга калып йөрим. Мин берәр сәгать алдан чыгып китсәм дә, юлда нидер тоткарлаячак һәм мин барыбер соңга калырга мәҗбүр булам! Төгәл үк хәтерләмим, әмма бервакыт шундый очрак булды: бер урынга ничәдер минут алданрак килеп баскан булсам, башыма әллә кар, әллә боз, әллә түбә ишелеп төшәсе иде! Соңга калып йөрүем мине саклады кебек югыйсә. Көткән кешегә авырдыр инде, әмма кайчагында соңга калу – минем файдага.


Лилия Муллагалиева: Башыма әллә кар, әллә боз, әллә түбә ишелеп төшәсе иде!” язмасына фикерләр

Фикер өстәү