Журналист Чулпан Галиәхмәтова: Бу заманда гадилегем җәмгыять өчен үтә дә сәер тоела торгандыр

Сезгә үзегездәге барлык сыйфатлар да ошыймы? Юк, әлбәттә! «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан да үзләрендә булган бик үк яратып бетермәгән сыйфатлары турында сораштык.

Чулпан Галиәхмәтова, журналист:

Авыл бәрәңгесе булу… Юк, бәрәңге начар ризык түгел, әмма ул шундый гади, аны типкәләп диярлек йөртәләр. Менә шул гадилегем өчен үземне авыл бәрәңгесе диям мин! Башкалар да шундый ук гади, ачык булырга тиеш кебек. Әмма моның иң ялгыш фикерләремнең берсе булуына кат-кат инанам. Быел кызым көчлерәк мәктәпкә күчте. Шушы ук мәктәпкә классташ кызы да имтиханнар биргән икән. Соңгы турны узарга дип билгеләнгән сәгатькә килдек. Ул кыз да әнисе белән килеп басты. Безне күрделәр, әмма эндәшмәделәр. Танышлар! Алты ел кызлар бер сыйныфта укыган. Гөр килеп сөйләшмәсәк тә, исәнләшеп йөргән кешеләр. Ә мин бит авыл бәрәңгесе! Миңа исәнләшергә, сөйләшергә кирәк. Кызыма, бар инде исәнләш, классташың бит, дим. Хәзерге буын башка төрлерәк: «Без аның белән аралашмыйбыз», – диде дә борылып басты. Ә мин һаман тынычлана алмыйм. Киттем. Исәнләштем, чын күңелемнән котладым. «Вижу, вы тоже прошли», – дигән коры җавап ишеттем һәм бу ханым телефонын алып номер җыярга тотынды. Минем белән сөйләшер сүзе бетте, имеш. «Удачи вам!» – дидем дә борылып китеп бардым. Мәктәптә эшне алар беренчерәк төгәлләп, безнең яннан саубуллашмый гына узып киттеләр. Ә минем өчен исәнләшү-саубуллашу, танышыңны күргәндә хәлен белешү бик мөһим. Авыл тәрбиясе инде бу! Бу заманда гадилегем җәмгыять өчен үтә дә сәер тоела торгандыр, мөгаен. Йөри инде авызын ерып диючеләр дә бардыр. Кызганыч, кешеләр мөгамәләсендә җылылык бетеп бара. «Чулпан, син генә җылыта алмыйсың, – дим үземә. – Ярар, йөр инде шулай беркатлы авыл бәрәңгесе булып». Кадерләмәсәләр дә, бары шул бәрәңге төп ризык булып кала әле.


Фикер өстәү