Сукырлар җәмгыяте рәисе: «Мөмкинлеге чикле кешеләр өчен күп эш башкарыла, әмма аларның күбесе күрмәүчеләргә туры килми»

Кеше һәрчак тормыш кадерен соңрак аңлый. Кайберәүләр исә булган сәламәтлегенең кадерен белми. Ишетмәсәң – колак кирәк, йөрми башлагач – аяк, күрмәсәң, күзләреңне сагынасың. Ә бит арабызда гомер буе күкнең зәңгәрлеген, чәчәкләрнең төсләрен күрмичә яшәүчеләр бар. Әмма алар бер дә зарланмый, язмышына риза булып гомер итә.

Тормышка кайту

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстандагы төбәк оешмасында 5 618 кеше исәптә тора. Шуның 2425е – ирләр, 3253е – хатын-кызлар. Алар ничек яши, республикада сукырлар өчен нинди шартлар тудырылган? Әнә шулар турында оешма рәисе Владимир Федорин сөйләде.

– Татарстанның сукырлар җәмгыятенә караган җирле 16 оешма бар. Алар республиканың төрле районнарында урнашкан. Күбесе берничә районны берләштереп тора. Шөкер, республикада күрмәүчеләр өчен мөмкинлекләр шактый. Безнең кебекләр өчен эш бирүче махсус оешмалар бар. Алар Казан, Алабуга, Әлмәт, Чистайда урнашкан. Казандагы оешма картон эшләп чыгара, Алабугада пластмассадан кирәк-яраклар ясыйлар. Бирегә барлык якын-тирә районнарда яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр килеп эшли. Әлмәттә тегү цехы бар, кәгазь салфеткалар ясау белән мәшгульләр, Чистайда җылы киемнәр тегәләр. Алар тагын бер яңа юнәлеш буенча эшли башлады: агачтан йорт кирәк-яраклары ясыйлар, – ди Владимир Федорин.

Теләгән кешегә яңа һөнәрләр дә үзләштерергә була икән. Мәсәлән, күрмәүчеләр Түбән Кама медицина көллиятендә массаж ясаучыга укый ала. «Мондый мөмкинлекнең булуы яхшы, тик укып чыккач, кая эшкә алырлар?» – дип тә борчыла Владимир Федорин. Шул ук вакытта, кулы эш белгән кеше тик утырмас, дип өметләндереп тә куя.

– Минем «Уңайлы мохит» программасын аерым әйтеп үтәсем килә. Дөрес, республикада хәзер физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен күп эш башкарыла. Әмма аларның күбесе күрмәүчеләргә туры килеп бетми. Әйтик, элмә такталары дөрес итеп куймыйлар. Астарак куелган светофорлар, юл билгеләренә күрмәүчеләр килеп бәрелә. Кешенең җәрәхәт алуы да ихтимал бит. Ул такталар стандарт таләпләр буенча җирдән 2 метр 10 сантиметр биеклектә булырга тиеш, – ди ул. – Күңелне борчыган шушы проблема буенча тиешле урыннарга хатлар да яздык. Кайбер җирләрдә үзгәрешләргә ирештек, шәһәр үзәкләрендә исә бу барып чыкмады.

Күрмәүчеләрнең сәламәтлеген ничек кайгырталар соң? Владимир Федориннан шул хакта да сораштык. Баксаң, алар өчен әллә ни өстенлекләр юк икән. Гади кешеләр кебек, алар да үзләре теркәлгән хастаханәгә бара да тикшерелә. Оешма рәисе әйтүенчә, исәптә торучы күрмәүче һәм ишетмәүче 33 кеше бар икән. Андыйларга аеруча кыен, ди.

– Без күбрәк шушы кешеләр өчен борчылабыз. Күрмәгән кешене ишетү коткарса, ишетмәгәне нишләсен? Өйдә генә утыра алмый бит инде ул. Андыйларга да уңайлы шартлар булсын иде. Оешмада исәптә торучы 187 бала бар. Без аларны кечкенәдән тормышка яраклаштырабыз. Сабыйлар өчен бакчаларда махсус төркемнәр бар, Казанда, Лаеш, Чаллыда бакчалар эшли. Алар махсус мәктәпләрдә укый да. Күрмәүче балалар өчен укырга кергәндә ташламалар саклана әле. Яшьләр укып бетергәч тә, эшсез утырмый. Алар тормышка тизрәк җайлаша. Безнең яшьләрнең аерым берләшмәсе, бала үстерүче әниләрнең дә үз советы бар. Күрмәүчеләр махсуслашкан китапханәбезгә дә йөри. Андагы китаплар Брайль системасы буенча язылган. Рәхәтләнеп укыйлар. Шулай ук тернәкләндерү үзәгебез эшләп тора. Социаль педагоглар һәркемгә игътибарлы һәм ярдәмчел. Боларны мин бары тик күрмәүчеләрнең ялгыз түгел икәнлеген, аларның таяныр кешеләре, барыр урыннары булганын әйтер өчен генә сөйләдем. Нинди генә шартлар тудырылса да, сукырлар өчен иң мөһиме – аларны аңлау, сүзләрен ишетү кирәк. Күзләренә карап булмаса да, йөрәкләрен уйлап эш итсәк иде, – диде рәис.

Владимир Федорин сүзләренчә, күрмәүче кешеләрнең оешмага килмәгәннәре дә шактый әле. Димәк, алар белмәгәннәр дә күп дигән сүз бу.

– Элек Татарстанда яшәгән күрмәүчеләрнең гомуми санын әйтәләр иде. Без аларны үзебез эзләп йөреп, оешмага алып килгәләдек. Табиблар тарафыннан хезмәткә яраклылыкны тикшерү комиссиясенә (ВТЭК. – Ред.) барып, беренче тапкыр килүчеләргә дип белешмәлекләр калдырдык. Кинәт күзе сукырайган кешегә кыен бит ул. Аның әле яшисе дә килмәскә мөмкин. Аеруча хатын-кызларга авыр. Сукырайгач, аларны ирләре дә ташлап китә. Үз эчләренә бикләнмәсеннәр, безгә килсен иде алар, – дип тели Владимир Федорин.

Исәбен кем белә?

Дөрестән дә, республикада күпме күрмәүче кеше яши икән? Без төгәл саннарны ачыкларга булдык. «ВТ» журналисты иң элек Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгенә мөрәҗәгать итте. Алар республикада күпме күрмәүче яшәгәнен белми булып чыкты. Матбугат хезмәтендә кызыксындырган саннарны Татарстанның медицина-социаль экспертиза бюросыннан белешергә киңәш иттеләр. Андагылар исә: «Без күрмәүчеләрне санап бармыйбыз, килгән-киткән кешеләрнең исәбе бар», – дип җавап кайтарды. Әлеге оешма да киңәшсез калдырмады: сукырлар санын Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсеннән сорарга кушты. Аларның матбугат үзәге белән элемтәгә кердек. Баксаң, күрмәүчеләрнең тулы исемлеге аларда да юк икән. Күз күрүе буенча I группа инвалидлык алган 494 кеше барлыгын гына җиткерделәр.

Шалтырата торгач, күңелдә бер үтенеч туды: янәшәгездә күрмәүчеләр булса, аларга сукырлар оешмасына барырга киңәш итсәгез иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү