Республикада аномаль эсселекнең сакланып калуы сәбәпле эсседән кисәтү озайтылган. Кисәтү иң элек урманнарда янгын чыгу куркынычының зур булуы белән бәйле.
“Татарстан Республикасында 26 июньнән 1 июльгә кадәр урманнарда урыны белән югары дәрәҗәдә (4 класс) һәм хәтта гадәттән тыш югары дәрәҗәдә (5 класс) янгын куркынычы саклана”- дип хәбәр итә Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
Кисәтү 27 июньгә кадәр кертелгән иде. Әмма синоптиклар әйтүенчә, киләсе атнада да республикада һава температурасы кимеми.