Путин һәм Эрдоган ике ил арасында авиаэлемтәләрне яңарту буенча фикер алышкан

Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ике ил арасындагы очышларны чикләүне бетерү һәм төрекләргә коронавирустан “Спутник V” вакцинасын җибәрә башлау турында фикер алышкан.

Эрдоган төрле өлкәләрдә Россия белән Төркиянең уртак хезмәттәшлеге мәсьәләсенә кагылып, авиаэлемтәләрне торгызган өчен Путинга рәхмәт сүзләре ирештергән.
Исегезгә төшерәбез: Россия 22 июньдә Төркия белән авиаэлемтәләрне тулысынча яңартты. Шулай итеп, туристлар хәзер бу илгә чартер рейслары белән дә, даими рейслар белән дә бара ала. Мәскәүдән очкан тәүге самолетта Төркия курортларына 132 пассажир килгән.


Фикер өстәү