Татарстан һәм Тыва парламентлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Тыва Республикасы Югары Хураласы Рәисе Кан-оол Даваа парламенталар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Килешү Татарстан белән Тыва арасында парламентара багланышлар үсешен актуальләштерергә, законнар чыгару, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәләрендә багланышларны тагын да киңәйтүгә ярдәм итәргә тиеш. Моннан тыш, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә закон чыгару инициативаларын керткәндә, төбәк парламентларының үзара тыгыз хезмәттәшлеге өчен бердәм позиция булдыру кирәк «, — диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, парламентара хезмәттәшлек турында беренче килешү Татарстан Югары Советы тарафыннан 27 ел элек, 1994 елның 25 июнендә төзелгән булган.

«Безнең парламентларның уртак бурычлары күп, шул исәптән төбәк законнарын Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләр белән туры китерү, бердәм хокукый кырны үстерү. Без бу юнәлештә килешеп эшлибез. Бүген без шулай ук милли республикаларда туган телләрне саклау һәм үстерү, төбәк парламентаризмы абруен күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Безнең эш тагын да тыгызрак булыр дип уйлыйм», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламентара программадан тыш, 2016 елда республикада сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

«Тыва Республикасы өчен безнең парламентлар арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру бик мөһим. Парламентара килешү элегрәк имзаланган хөкүмәтара документны көчәйтә. Без Татарстан Дәүләт Советына бай тарихы һәм югары квалификацияле депутат корпусы булган парламентка зур хөрмәт белән карыйбыз. Фәрит Хәйрулла улы — Россия парламентаризмының лидеры, аның фикеренә федераль дәрәҗәдә дә колак сала. Ышанам, бүген имзаланган килешү реаль эшләр белән ныгытылырга тиеш», — дип билгеләде Кан-оол Даваа.

 


Фикер өстәү