Путин ни өчен Украинаның дустанә булмаган дәүләтләр исемлегендә юклыгын аңлатты

Россия Президенты Владимир Путин, ни өчен Украина дустанә булмаган дәүләтләр исемлегендә юк, дигән сорауга җавап бирде.

– Украина дустанә булмаган дәүләтләр исемлегендә юк, чөнки мин украин халкын дустанә түгел дип санамыйм, – диде ул.
Президент шулай ук украиннар белән русларның гомумән бер халык булып торуларын искәртте.
Дәүләт башлыгы Россия һәм Украина тарихы турында анализга корылган язма әзерләргә вәгъдә итте. Аның фикеренчә, бүгенге Украина җитәкчелегенең безгә карата дустанә булмавы көн кебек ачык.
Путин шулай ук Украина Президенты Владимир Зеленский белән очрашудан баш тартмавын белдерде.


Фикер өстәү