Үзенчәлекле авыл: Варкләд-Бодья

Варкләд-Бодья – Әгерҗенең үзенчәлекле авылы. Биредә яшәүче­ләр христиан динен кабул итмәгән, әлегәчә мәҗүсилектән калган борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен сакларга тырышалар.

Риваятьләргә караганда, авылга XVIII гасырда Удмуртиянең Кече Бодья һәм Кече Пурга кешеләре нигез салган. Якынча 1775 елларда Багыш (Кече Пургадан Юртай атлы кешенең улы), көчләп чукындырудан качып, туганнары һәм дуслары бе­лән Варк­ләд елгасы буенда авылга нигез сала. Авылга, шушы елга атмасын һәм нәсел атамасын өстәп, Варкләд-Бодья дигән исем кушалар. Бу авылда әле дә мә­җү­силек традицияләрен үтиләр. Тик шулай да кайбер йолалар һәм гадәтләр онытылган инде.

Әйтик, элек кияүгә чыккан хатыннар чалма ураган, әбиләр башына пелькышыт япкан, яшьләр чәчләрен айшон астына яшергән. Урындыкка утырыр алдыннан йорт хуҗалары аңа кечкенә генә көмеш тәңкә кадаклаган. Бу үзенә күрә корбан китерү булган.

Әлбәттә, милли киемнәр бүгенгәчә сак­ланып калган. Аны бәйрәмнәргә кияләр. Авыл үткәнен дә онытмый. Баксаң, биредә нигез салучы Юртайның унынчы буыны яши икән.

Авылда хезмәт сөючән һәм иҗади халык яши. Биредә йолаларны, фольклорны саклап калу җәһәтеннән «Бодья кенакъёс» коллективы да оеша. 2018 елда әлеге төркем «Инвис» халык вокаль ансамбле исемен ала. Әлеге коллективны Наталья Матвеева җитәкли. Варкләд-Бодья халкына хас булганча, Наталья һәм Виктор Матвеевлар да, хезмәте каты булса, җимеше татлы була, дип яшәүчеләрдән. Әлеге гаилә – сәхнә күрке дә, авыл күрке дә. Үзләре җырлап, биеп, удмурт халкының матур традицияләрен, йолаларын саклап һәм аны киләчәк буынга тапшырып яшиләр алар. Бу гаҗәп тә түгел. Наталья күп еллар Варкләд-Бодья клубы белән җитәкчелек итә. «Ел хатын-кызы» респуб­лика бәйгесендә җиңү яулый, удмуртларның райондагы милли-мәдәни автономиясе рәисе ул. Район электр челтәрендә хезмәт куючы җәмәгате Виктор да кайчандыр клуб мөдире булып эшләгән. Хәзер ул – мәдәният учагында узучы чараларда Натальяның уң кулы.

Әнә шулай, бергәләп авылны да җанландырып яшиләр, хуҗалыкларын да күп­ләргә үрнәк булырлык итеп алып баралар.

– Абзарыбызда сигез сыер, биш бозау, сарыклар бар. Ә тавык, каз, үрдәкләрне санап та тормыйбыз, – дип елмая хуҗабикә.

Моннан ике ел элек Матвеевлар мини-ферма төзү өчен республика программасында катнашалар. Хөкүмәт ярдәме белән абзарны сафка бастырганнар. Биредә азык салу, су эчертү урыннары бул­дырганнар, тирес чыгару өчен транспортер урнаштырганнар.

Көн саен сөт җыючыга 40 литрдан артык сөт тапшыралар. Калганыннан уңган хуҗабикә эремчек, каймак, катык ясый, май яза.

– Сөтлебикәләр зур гаиләбезне дә, авылдашларны да туйдыра, – ди Наталья.

Җәйне малкайларга кышка җитәрлек терлек азыгы әзерләп уздыралар. Бу эштә төп ярдәмчеләр – балалары һәм туганнары. Казанда Халыклар дуслыгы йортында эшләүче олы кызлары Марина ялын авылда эш күп чагында алырга тырыша. 9 сыйныфта укучы Аделина да маллар янында кайнашырга ярата. Ижауда техникумда белем алучы уллары Станислав та ял көннәрендә авылга кайта. Диплом алгач, Станиславның әти-әнисе янына кайтып, аларның эшен дәвам итәсенә өмет зур. Наталья һәм Виктор Матвеевлар үзләре дә шуны телиләр. «Улыбызга төп нигездә төп­ләнеп, безнең эшне дәвам итәргә язсын», – диләр.

Бу авылда элеккеге йолаларны беләләр генә түгел, үтиләр дә. Шуларның берсе – яшь егетләрне чын ир-ат итеп игълан итү йоласы. Әлеге йола Эрукарон дип атала. Бу көнне егетләр иртән-иртүк киндер алъяпкычлар бәйли һәм йорттан-йортка йөреп, азык-төлек җыя. Җыелган ярма, май, йомыркалар йола үткәрелә торган аланда ике казан асып пешерелә. Шунысы кызык: бу бәйрәмдә кунаклар да, хатын-кызлар да катнаша алмый.

Йола үтәүче мул уңышлар, авылга һәм аның халкына тынычлык, бәрәкәт сорый. Соңыннан җыелган барча ир-ат ботка ашый. Бәйрәм азагында аланга корылган алачык яндырыла, авыл урамнарыннан үткәндә күкерт шартлатыла. Халык шулай иткәндә явыз рухлар чыгып кача, дип ышана. Өйләрдә артыш таяклары яндыралар. Яшь кызларның да шуңа охшаш йолалары бар. Анысы Быдзым Нунал дип атала.

Бу авылда Пилмән бәйрәме дә күңелле үтә. Бүген авыл Гырон Быдтон бәйрәменә әзерләнә.


Фикер өстәү