Гаити президентын атып үтергәннәр

ТАСС хәбәр иткәнчә, Гаити президенты Жовенель Моизны үзенең резиденциясендә үтергәннәр. Бу хакта илнең премьер-министры Клод Жозеф белдергән.

Аның әйтүенчә, дәүләт башлыгына атканнар. Һөҗүмдә президентның хатыны яраланган.
Премьер-министр ышандырганча, хакимиятнең дәвамчанлыгын тәэмин итү һәм ил халкын саклау өчен барысы да эшләнә.
2017 елда президент кәнәфиенә утырган Моизка моңарчы да һөҗүм ителгәне булган. 2018 елның 17 октябрендә дәүләткә нигез салучы Жан-Жак Дессалинның тууына 212 ел тулуга багышланган тантана вакытында дәүләт башлыгы утлы корал белән һөҗүмгә дучар булган. Ул чагында президентка зыян килмәгән. Аның 3 сак хезмәткәре яраланган.


Фикер өстәү