Ольга һәм аның командасы: Беткән авылны ничек торгызырга?

Бу авылның үзенә күрә ниндидер бер тарту көче бар. Авыл капкасына килеп җитүгә үк сизәсең моны. Беренче карашка, мари халкы яшәгән сала табигате белән җәлеп итә кебек. Әмма кайчандыр таркалып, бүген инде кабат торгызылган икән, башка хикмәте дә бар, димәк.  Синерь авылының көзгә туристлар көтәргә җыенган мәле.

Санниковлар урамы

Син йорт саласың, ул да сала. Монда авылны шундый кагыйдәләр белән яшәтәләр. Авылның шау-гөр килеп торган чакларында  40тан артык йорт булган. Тик көннәрдән бер көнне аның язмышы аянычлы хәлгә калган. Әби-бабайлар бакыйлыкка күчкән. Йортлар бушаган. Узган гасырның  90 нчы елларында нибары ике йортта гына яшәгәннәр. Болар – авылның  хәзерге иң өлкән кешесе 89 яшьлек Николай Белянин һәм  Кукмарадан кайтып йөргән, хәзер инде мәрхүмә Анна Санникова. Анна түтәй заманасында җитәкчеләргә хатлар язып,  авылда бала тудыру йортына кадәр төзеткән.  Соңгы елларда өйләр саны  26га җиткән.  Шуның 12се – Санниковлар нәселенеке. 1988 елда  Василий Санников йорт сала башлый. Шулай итеп, әлеге нәсел  Синерьга кайта башлаган. 2007 елда часовня төзи башлау да авылны җанландырып җибәргән. Бу авылны ташлап китүчеләр дә аны төзүдә үз өлешен керткән. Шуннан бирле  авыл тормышында актив катнашалар икән. Монда татар гаиләләре дә яши. Вьетнамнан килгән Клим Ву да әлеге авылны үз иткән. Заманасында ул башка милләттәшләре белән Казанга химия сәнәгате өлкәсенә эшкә килгән булган. Валя ханым белән  ике бала, бер онык үстерәләр. Бүген Клим Кукмарада сату итә. Авылда аны оста волейболчы, теннисчы буларак беләләр.

Бүген 40 йорт урынының да үз хуҗасы бар, буш  җирләр юк диярлек. Аларда да йортлар салынып бетсә, авыл тулысынча үз халәтенә кайтачак дигән сүз. Авылда яшәгән халыкның гомере озын – монда шуңа ышаналар. Саф һава, чиста су, ризык, яхшы энергия. Менә шулар да кызыктыра элек авылдан чыгып китүчеләрне. Авыл халкы әйтүенчә, инешнең суы гади генә түгел, көмеш. Элек авылда 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан «көмеш чишмә» булган. Менә шул чишмә сулары инешкә кушылган дигән фаразлар бар. Риваятьләргә ышансаң, мари халкы яшәү урынын еш үзгәрткән. Алар  яшәү урынының бәрәкәтле булуын  умарта кортлары белән сынаган. Әйтик, үзләре белән күчмә умарта йөрткәннәр. Әгәр  бал кортлары суга утырса,  ул урында көмеш бар, дәвалау үзлегенә ия дип  саналган.

«Көмеш сулы инешегездән су эчәсезме соң?» – дип сорагач, суы чиста, әмма һәр хуҗалыкның үз коесы бар, диделәр. Авылда яшәр өчен мөмкинлекләр бар. Газ кертелгән,  интернет тота, юлга таш җәелгән. Элек клубы да, мәктәбе дә булган. Кибеткә күрше авылга йөриләр. Үзара салым акчасын  башта юлга таш җәюгә тотсалар, башка елларда  өстәл теннисы, видео-җиһазлар сатып алганнар. Быел федераль акчага төзелүче паркка атынгычлар, җиһазлар алырга исәпләре.

Бәрәңге урына – кура җиләге

Авылда бәрәңге  бакчасында  күпләп кура җиләге үстерәләр. Әнә 83 яшьлек  Василий Санников  аны 3–4 сутыйга якын утырткан. Ил буенча сәяхәт итүче Василий дәдәй куакларны төрле яклардан алып кайткан. Бер елны – Владивостокка, икенчесендә Петропавловск-Камчаткага барса, быел Кырымга җыена. Шунысы кызык: бер елны танышкан дусларын икенче юлы башка җирдә  очрата. Алар белән бергәләп  шашка уйный. Балаларга табышмаклар әйтә торган гадәте дә бар. Кыскасы, менә шундый кызык  бабай. Яраткан гадәте – агач утырту. Авылны, күрше-тирәләрне чикләвек агачларына күмгән. Бала чагында чикләвек күп булган, менә шул чакларын искә төшерәсе килә аның.

Авылда безне, кура җиләге  өлгергәч, кунакка кайтырсыз, дип чакырганнар иде.  Беркөнне телефонга, безгә кайчан кайтасыз, дигән хәбәр килеп төште. Кунакка чакыра беләләр монда.

Тагын киләбез, диләр

Авылны  саклау  өчен  «ШИЙ  ЭНЕР» дигән мәдәни оешма төзегәннәр. Хәзерге вакытта этнографик музей төзелеп килә. Бу эшне Мәскәү белән Синерь арасын таптаучы Ольга Санникова оештырган. Элек журналист булып эшләсә, бүген Мәскәүдә үзләренең шәхси компанияләре бар. Ольга туристларны җәлеп итү хыялы белән янып яши һәм бу хыял гына булып калмаска охшаган. Этнографик музей төзер өчен 755 сум грант отканнар. Моның өчен XX гасыр башында мари утары дигән темага проект тәкъдим иткән.

– Күргәзмәләр үткәрү өчен махсус зал,  төрле остаханәләр эшләячәк. Утарда йорт, мунча, сарай, абзар, кунакларга яшәү урыны булачак. Печәнне  печәнлеккә тутырдык инде. Мал-туарларны ясалманы куябыз. Экраннан кинофильмнар күрсәтәчәкбез. Концертлар куярга да сәхнә бар.  Бездә бик күңелле булачак. Авылның тарихы, бүгенгесе, гореф-гадәтләре турында сөйләрлек нәрсәләр күп. Көзгә музей эшли башлаячак. Беренче туристларны кабул иттек инде. Алар күрше авыл укучылары иде. Авыл белән танышу өчен велосипедта килгәннәр иде, – ди ул. – Мәскәүдән килгән кунаклар, танышлар  табигатьне бик ошатып китә. Буада су коеналар, җиләк җыялар, төрле бәйрәмнәрдә катнашалар. Тагын кайтабыз әле, диләр. Башта үзебезнең район вәкилләрен, аннан әкренләп республика халкын җәлеп итәчәкбез. Туристлар киләчәк, аларны  бары чакыра белергә генә кирәк.

Бүген авыл халкы «Ватсап» социаль челтәре аша читтә яшәүчеләр белән дә элемтәдә тора. Авыл төркемендә – 40–50 кеше. Анда үзара салым акчасын җыю турында да язалар. Елга  100–200 мең сум акча җыялар. Бүген инде авыл тормышына берәү дә битараф түгел. Милли бәйрәмнәрне дә бергәләп уздыралар.

– Бу  – безнең туган авыл бит. Аның һәр сукмагы, һәр почмагы җанга якын. Авыл беткәнгә йөрәк әрни иде. Башта әти белән әни йорт төзеде. Апалар артыннан мин  дә читтә калмадым. Үз йортым бар. Барысы да үзебездән тора. Синең өчен берәү дә авылны яңартмаячак. Туктасаң, артта каласың, шуңа күрә гел алга карап яшәргә тырышабыз, – ди ватанпәрвәр Ольга Санникова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү