Бездә 1 миллион сум җыю өчен 19 елдан артык вакыт кирәк

РИА Новости тикшеренүе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиянең күпчелек төбәкләрендә яшәүчеләргә 1 миллион сум мая җыю өчен 20 елдан артык вакыт кирәк. Һәр ай саен керемнең 10 процентын туплап бару очрагын күздә тота бу.
Татарстанда яшәүчеләргә бер миллион сум туплауга 19,3 ел вакыт таләп ителә. Республика халыкның зур күләмдә мая җыю сәләте буенча төбәкләр рейтингында 36нчы урынга чыккан. Шул ук вакытта белгечләр моның кадәр күп акчаны 30 ел эчендә дә җыя алмаган хезмәткәрләр өлешен дә исәпләп чыгарган. Бездә мондыйларның өлеше 11,5 процент тәшкил итә икән.
Рейтинг төзүчеләр әйтүенчә, Россиянең 11 төбәгендә яшәүчеләргә бер миллион сум туплау өчен – кимендә 15 ел, ә 44 төбәгендә яшәүчеләргә – 20 елдан күбрәк вакыт кирәк.
Ә инде миллион сумны тиз генә җыеп кую мөмкинлеге иң зур булган төбәк – Чукотка. Моның кадәр акчаны 8 елдан кимрәк вакыт эчендә (7,8 ел) туплап булган бердәнбер төбәк бу. Икенче урында – Ямал-Ненец автономияле округы (8,6 ел). Тикшеренү үткәргән белгечләр әйтүенчә, мондый төбәкләрнең алдынгылыкка чыгуы кырыс тормыш шартлары өчен төрле компенсацияләр өстәлгән зур хезмәт хакларына бәйле.


Фикер өстәү