200ләп мигрант канга батканчы сугышкан

Бүген төнлә Мәскәүнең Кузьминки районында мигрантлар канга батканчы сугышкан. “Сугыш”та 200ләп кеше катнашкан, дип яза “Интерфакс”.
Җәнҗал Үзбәкстан һәм Кыргыстаннан килгән эшчеләр арасында килеп чыккан. Үзара тукмаклашуны берничә кеше башлап җибәрсә, соңыннан аларга ике яктан да бик күп иптәшләре кушылган. Күз-башлары киткән кыйнашучы-сугышучылар тротуарга гына сыешмыйча, машина юлына ук атылып чыккан.
Полиция хезмәткәрләре Үзәк Азиядән килгән 20 мигрантны тоткарлаган. Өч кеше хастаханәгә озатылган, калганнарына “сугыш кыры”нда медицина ярдәме күрсәтелгән.


Фикер өстәү