Тәмәке тартмаучыларга чираттагы ялны озынайтырга мөмкиннәр

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хамзаев Премьер-министр Михаил Мишустин исеменә юлланган хатында тәмәке тартмаучылар өчен еллык чираттагы ялны ун көнгә арттырырга тәкъдим иткән. Бу хакта RT хәбәр итә.
Җәмәгать эшлеклесе әйтүенчә, тәмәке көйрәтергә яратучылар көненә бер сәгать чамасы эш вакытын яки елына якынча 20 эш көнен зарарлы гадәтләрен үтәүгә исраф итә. Шул ук вакытта, Хамзаев сүзләренә караганда, тәмәке тартучыга буш йөргән сәгатьләре өчен эш хакыннан тотып калынмый. “Россия Федерациясе Хезмәт кодексына тәмәке тартмаучы хезмәткәрләр өчен елына ун көн өстәмә ял хокукы бирүне кертергә тәкъдим итәм”, – диелгән мөрәҗәгатьтә.
Хамзаев фикеренчә, бу тәмәкечеләрне зарарлы гадәтләреннән баш тартуга этәрү өчен бик нәтиҗәле чарага әйләнергә мөмкин.


Фикер өстәү