Лагерьларда 600дән артык кимчелек табылган

Узган ел лагерьларда балаларның җәйге ялы тыныч кына үткән иде. Быел күңелсезлекләр килеп чыкты: башта Питрәч районындагы «Чайка» лагеренда антисептик эчеп, балалар агуланса, соңрак ашханәләр тәнкыйть утына эләкте. Барлыгы 800ләп ризык ашарга яраксыз дип табылган. Президент Рөстәм Миңнеханов кимчелекләрне бетерү буенча катгый таләпләр куйды. Җәйге ялның тәмен кем боза?

Президент катнашында узган киңәшмәләрнең берсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Июнь аенда 110 шәһәр яны лагере 16 меңнән артык бала җыйган. Икенче сменада 97 лагерь эшли, бу – 15 меңнән артык бала ял итә дигән сүз. Барлык лагерьлар да тикшерелеп, аларда 619 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 10 процентында ковид кагыйдәләре үтәлмәгән. Күбесендә антисептиклар юк. Ә менә антисептик булганында, киресенчә, күңелсез хәл килеп чыкты.

– Хәбәр булу белән тиз арада «Чайка» лагерена бардык. Антисептиклар су эчә торган шешә янына стаканнар белән бергә куелган иде. Әйтерсең, балаларны эчеп карарга өндәгән кебек. Иң кыюлары шулай эшләгән дә инде. Антисептик составында метанол табылды. Алай булырга тиеш түгел. Шуңа күрә антисептикларның барлык партиясе дә кулланыштан алынды. Бүген тикшерү эшләре бара, – диде Любовь Авдонина.

Хәзерге вакытта Питрәч районы прокуратурасы әлеге вакыйганың сәбәпләрен тикшерә. Татарстанның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец бу очракны үз күзәтүенә алды. Әлеге үзәкне республикада иң яхшы лагерьларның берсе дип атады ул.

– Тәрбиячеләр, әйдәманнар да, лагерь җитәкчесе дә кызганыч. Барыннан да бигрәк – балалар. Антисептик эчәр өчен башларында нинди уй булырга тиеш? Алар бит инде сабыйлар түгел, – дип язган иде ул «Телеграм» каналында.

Туклану буенча кимчелекләр һәр ике лагерьның берсендә ачыкланган. 60 лагерьда 19 туклану операторы эшләсә, 56сында ашау-эчүне үзләре әзерлиләр. Кагыйдә бозу очракларының күбесе операторларга бәйле. Биектау районындагы «Чыршы», Нурлаттагы «Заречный», Югары Осландагы «Патриот», Казандагы «Дуслык», Кама Тамагындагы «Волга», Лаештагы «Санта», «Регина», Мөслимнең «Шифа», Алабуганың «Буревестник» һәм башка лагерьлар «кара исемлек»кә эләккән.

Рөстәм Миңнеханов лагерьларның эшчәнлеген катгый тикшерү бурычын куеп, ризыкларны китерү буенча кагыйдәләрне бозган операторлар белән элемтәне өзәргә кушты.

– Мин йөкләмә бирдем, район башлыклары бу мәсьәләне күздә тотсын иде, депутатлар да җитәрлек. Без бит – Татарстан. Балаларга лагерьда нормаль ризык әзерли алмыйбызмыни? Ник хурлыкка төшәсез? Продуктлар да, бөтенесе дә бар. Барысын да ачыклагыз, товар китерүчеләргә карата ниндидер сигнал булса, эзләре дә булмасын, – диде Президент.

Лагерьларга шалтыратып, ял һәм туклануны оештыру турында кызыксындык. Биектау районының Чыршы мәктәбендә оештырылган «Чыршы» лагереның даны еракларга таралу өчен лимон һәм банан да җиткән.

– Бу хәл беренче сменада ук килеп чыкты, хәзер өченчесе бара. Бездә барлыгы 75 бала ял итә. Тикшерүчеләр килгәндә, мин эш урынында түгел идем. Бер кило лимон, алты кило бананның этикеткасы булмаган өчен товарлар ашарга яраксыз дип табылган. Язулары булмаган өчен бу. Дөресрәге, тартманың өске өлешеннән алганда язуы ялгыш чүпкә ташланган. Хәзер этикеткаларны барлау өчен аерым бер белгеч куйдык. Операторга 7 мең сум штраф салынды, – дип сөйләде безгә лагерь җитәкчесе Фердинат Ибраһимов.

Нурлат районының «Заречье» лагере җитәкчесе Радик Гыйниятуллин белдергәнчә, ашханәдә барысы да тәртиптә, балалар көнгә алты тапкыр туклана. Бүген 90 бала ял итә. Ите дә, яшелчә, җиләк-җимеше дә, пешкән ризыгы да бирелә. Күңелсез очрак исә товар китерүченең гаебенә бәйле.

– Ике ай үтте бит инде моңа. Бу хакта сөйли-сөйли арыдым инде. Әфлисун белән бәрәңге китергәннәр иде. Узган елгы уңыш булып чыкты ул. Бу көнне Роспотребнадзор белгечләре дә килгән иде. Яраклык вакыты чыккан яшелчә, җиләк-җимеш китергән өчен товар китерүчегә штраф салынды. Аның белән эшләүне дәвам итәбез, хәзер кагыйдәләрне бозмый. Смена саен Роспотребнадзор белгечләре тикшерә, күптән түгел район комиссиясе булды, хәзер депутат килүен көтәбез. Тикшерүчеләр килеп тора, аптырамыйбыз, – ди Радик Гыйниятуллин.

Депутатлар да, белгечләр дә лагерь сукмагына тузан төшермәячәк. Пешекчеләрнең медицина кенәгәләре генә түгел, меню, лаборатор анализлар һәм башкалар да тикшерелә. Әйтик, 4 лагерьда яраклылык вакыты чыккан ашамлыклар табылган, икесендә маркировка юк. Кайдадыр табак-савытны начаррак юганнар, санитария таләпләре үтәлмәгән. Эчәклек таякчыгы табылган очраклар да булган. Ике лагерьда микроблы ризыкларга тап булганнар. Лаеш районында «Липкий» лагеренда яшелчәләрне саклау өчен суыткыч юк икән. Эсседә исә хәтта бәрәңге дә аерым саклауны таләп итә.

– Оештыру аксый, кайдадыр маркировка куелмаган. Сырны кисеп, икенче кисәген башка көнне бирәсең икән, аны кайчан бирәсен маркировкаларга кирәк, – ди Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та бу көннәрдә берничә лагерьда булган.

– Балалар белән аралаштым, кәефләре шәп, тамаклары тук һәм активлар. Без Роспотребнодзор, район һәм лагерьлар җитәкчелеге белән эшлибез, балаларның ялын оештыру буенча барлык таләпләрне үтәп барабыз. Балаларның ялын оештыру республика Президенты контролендә, – диде  Дамир Фәттахов.

Лагерьларда балаларның нәрсә ашаганын, эчкәнен күз уңыннан ычкындырырга җыенмыйлар. Август аенда да  тикшерүләр дәвам итәчәк. Үгез булмагае, чурт булсын, балаларга эчәргә сөт булсын, диләрме әле? Бу очракта сөте тәмле дә, сыйфатлы да булсын. Башкача тикшерүчеләр белән уртак тел табып булмаячак.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү