13 июль ниләр белән хәтердә калды?

Вильнюс азат ителә

77 ел элек (1944) Бөек Ватан сугышы вакытында совет гаскәрләре Вильнюс шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итә.  Шәһәр 1941 елның 24 июненнән (1115)  немецлар кулы астында була,  “Багратион” операциясе барышында 13 июль көнне тулысынча азат ителә. Вильнюс өчен барган сугышларда 7 мең дошман солдаты  юк ителә, 5 меңе әсирлеккә төшә.

Шәһәр телефон челтәре

139 ел элек (1882) Мәскәү телефон челтәренә (МГТС) нигез салына.  Бу көнне Кузнецк күперендә кул белән эшли торган беренче  телефон станциясенең ачылышы була. Шул ук көнне шундый ук станцияләр Санкт-Петербургта, Одессада, Варшавада, Ригада эшли башлый. Башта Мәскәүдә бары тик 26 абонент кына була, 1882 ел ахырына аларның саны 250 гә җитә. Бүген МГТС – Европадагы иң зур телефон элемтәсе станцияләренең берсе.

Футбол буенча беренче дөнья чемпионаты

91 ел элек (1930) Уругвай башкаласы Монтевидеода футбол буенча беренче дөнья чемпионаты ачыла. Анда 13 ил катнаша: 4 се Европадан, 8е Көньяк Америкадан һәм АКШ. Беренче чемпионатта Уругвай командасы беренчелекне ала.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү