14 июль ниләр белән хәтердә калды?

ВГТРК

31 ел элек (1990) Бөтенроссия дәүләт теле-радиотапшырулар кампаниясе (ВГТРК) оештырыла. Аның беренче генераль директоры – Анатолий Лысенко.  2020  елдан бирле – Олег Добродеев.

Пенсия

65 ел элек (1956) “Дәүләт пенсияләре турында” гы СССР законы кабул ителә. Картлык буеча пенсия  СССР да беренче тапкыр 1920 нче еллар ахырында сәнәгать өлкәсенең кайбер  тармакларында эшләүчеләр өчен билгеләнә Лаеклы ялга ир-атлар – 65 яшьтән, хатын-кызлар 55 тән китә ала. шклы ялга ир-атлар — 65 ен еллар ахырында билгеләнә.  1937 елдан шәһәрдәге башка эшчеләр һәм хезмәткәрләр дә пенсия ала башлый.

“Катюша”

80 ел элек (1941) Бөек Ватан сугышы вакытында Белоруссиядәге Орша тимер юлы янында беренче тапкыр “Катюша” дип исемләнгән хәрби корал кулланыла башлый.

“Җәйге вакыт”

104 ел элек (1917) Россия беренче тапкыр “җәйге вакыт”ка күчә. Вакытлы хөкүмәтнең декреты  нигезендә сәгать уклары бер сәгатькә алга күчерелә. Кирегә исә  аны Совнарком декреты нигезендә 1917 елның 22 декабрендә күчерәләр.

Ял көне

124 ел элек (1897) Россиядә якшәмбе ял көне дип игълан ителә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү