Путин рус һәм украиннарның бердәмлеге турында язма бастырып чыгаруының сәбәбен аңлаткан

Президент әйтүенчә, Украинада яшәүче төп халыклар турында закон кабул итү моңа этәргеч ясаган.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин ни өчен “Руслар һәм украиннарның тарихи бердәмлеге турында” язма (12 июльдә басылып чыкты) әзерләргә карар кылуын аңлаткан. Президент әйтүенчә, бу хакта ул берничә ай дәвамында уйланып йөргән. Ә инде Украинада яшәүче төп халыклар турында закон кабул итү язманы иҗат итүдә төп сәбәпләрнең берсенә әйләнгән.

“Без гадәти тормышта эш, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнәбез, үзебезгә тагын ниндидер шөгыльләр табабыз, һәм, кагыйдә буларак, мондый мәсьәләләр турында әлләни уйланмыйбыз”, – дип аңлатып үткән Путин. Шул ук вакытта ул килеп туган хәлнең нинди дөньяда яшәвебезне һәм якын күршеләребез белән нинди мөнәсәбәттә булуыбызны карарга таләп итүен искәрткән.

Президент, материал анализга корылган һәм тарихи фактларга, документларга нигезләнгән, шуңа күрә алар белән бәхәсләшеп булмый, дигән. Ул язманың Россиядә, шулай ук Украинада яшәүчеләр өчен дә язылуын искәртеп, Украина хакимиятендәгеләргә, язманы гаепләп утырганчы, аны игътибар белән анализларга кирәклегенә басым ясаган.

– Алар да безнең кем булуыбызны, бер-беребезгә нинди мөнәсәбәттә торуыбызны белергә тиеш. Минемчә, барыбыз өчен дә мөһим бу, – дип йомгак ясаган ул.


Фикер өстәү