Казанда метро төзү дәвам итә

Татарстанның «Главстрой» оешмасы Казанда метроның икенче тармагының беренче өлешен төзүгә 700 миллион сумлык тендер игълан иткән. Тендерда төзелеш-монтаж эшләрен башкару, шул исәптән кирәкле җиһазлар урнаштыру күздә тотыла. Контракт буенча эшләр быел 31 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Төзелешкә Татарстан бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Аны алты елдан файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Икенче тармакның беренче өлеше Казанның Идел буе һәм Совет районнарында – «Юлиус Фучик урамы» станциясеннән алып «Академик Сахаров урамы»на кадәр төзеләчәк. Ул 5,75 чакрым озынлыкта булачак. Биредә 4 станция – «Юлиус Фучик урамы» (бер – керү һәм дүрт чыгу юлы белән), «10 нчы микрорайон» (дүрт чыгу юлы белән), «ТАССРның 100 еллыгы» (алты чыгу юлы белән) һәм «Академик Сахаров» урамы (техник хезмәт күрсәтү пункты һәм өч чыгу юлы белән) станцияләре булдырылачак.


Фикер өстәү