Быелгы «Питрау»ның абсолют батыры билгеле

Мамадыш районының Җөри авылында узган «Питрау» бәйрәмендә быел да көрәш ярышлары узды. Ничек кенә узды бит әле! Абсолют батыр исеме иртәнге өчтә генә билгеле булды.

Төп батыр исеме өчен ахырдан Радик Сәлахов белән Илнар Галимов бил алышты. Тәкәне исә 100 килограмнан югары авырлыкта көрәшүче Радик Сәлахов алып кайтып китте һәм зурлар арасында абсолют батыр исеменә лаек булды.

Яшүсмерләр арасындагы абсолют батыр — Рафаэль Вилданов. Тәкәнең икенчесен ул алды.

Җиңүчеләр:

100 килограмнан югарырак авырлыкта — Радик Сәлахов;
100 килограмга кадәр — Эльдар Хәмитов;
90 килограмга кадәр — Илнар Галимов;
80 килограмга кадәр — Ренас Кәлимуллин;
70 килограмга кадәр — Ислам Фәләхов;
60 килограмга кадәр — Раббани Нургалиев.

Һәр авырлыктагы җиңүчегә акчалата бүләк әзерләнгән иде. I урынга — 100, II урынга — 50, III урынга — 30 һәм IV урынга — 20 мең сум бирелде.

2006 елгы һәм кечерәкләр арасында җиңүчеләр:

40 килограмга кадәр — Фазыл Сибгатуллин;
50 килограмга кадәр — Җәлил Ибраһимов;
60 килограмга кадәр — Гадел Гәйфетдинов;
70 килограмга кадәр — Булат Яруллин;
70 килограмнан югарырак — Булат Хәйруллин җиңде.

2003-2005 елгылар арасында җиңүчеләр:

50 килограмга кадәр — Рамазан Корбанов алды;
60 килограмга кадәр — Гадел Мусин;
75 һәм аннан югарырак авырлыкта — Рафаэль Вилданов.

Яшүсмерләр арасындагы җиңүчеләргә дә акчалата бүләк: I урынга — 15 мең, II урынга — 10, III урынга — 5 мең сум бирелде.


Фикер өстәү