Танылган галим вафат булган

Уфада танылган галим, тарих фәннәре кандидаты Нил Ишемгулов вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Нил Ишемгуловка 59 яшь булган. Аның күп кенә фәнни хезмәтләре башкорт милли хәрәкәтен өйрәнүгә багышланган.  Дөньякүләм танылган тюрколог Зәки Вәлиди мирасын өйрәнүгә ул аеруча игътибар биргән.


Фикер өстәү