Экологлар Зәңгәр күлгә өмәгә чакыралар

Атна ахырында Зәңгәр күлдә өмә узачак. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге чистарту эшләре “Экология” илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Күлләрнең төбен дайверлар чистартачак. Экологлар аның тирә-ягын тәртипкә китерергә теләүчеләрне 24 июль көнне иртәнге сәгать 10.00 га Зур Зәңгәр күл тирәсенә чакыра. Өмәдә катнашыр өчен 8 (996) 121-63-45 ватсап номерына язып, теркәлү узарга кирәк. Шулай ук Казаннан Зәңгәр күлгә бару өчен автобус та булачак. Ул Нужин урамы 2/27 йорт яныннан иртәнге 9:00 сәгатьтә китә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү