Айрат Сафин һәм DJ Радик яңалыклары белән уртаклашты

Дуэт Казанга күченгән. Егетләр бу хакта социаль челтәрләрендә хәбәр итте.


«Бу бер көн эчендә генә эшләнгән әйбер түгел, күптән уйлап йөри идек инде. Ниятләп күчендек менә,» ди Радик. Айрат исә монда күченгәч эшләр җиңеләер ди: «Казанга атнасына ике, өч тапкыр да очарга туры килә иде — тамашачыбызның күп өлеше биредә. Хәзер алар белән күрешү уңайлырак булачак» ди ул.
Егетләр Казанга гаиләләре белән күченгән: «Билгеле, тормыш иптәшләребез белән сөйләшеп, киңәшләштек — алар Казанны ярата, хәзер бергә бу мөхиткә ияләшәбез» дип елмая алар.


Фикер өстәү