Халыкара «KazanSummit-2021» кысаларында балалар эшкуарлыгы турында сөйләшәчәкләр

28-30 июльдә Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисади саммиты узачак. Чарага 60 ил һәм Россиянең 33 төбәгеннән 2,5 мең кунак килүе көтелә.

Быел Саммит кысаларыда беренче тапкыр балалар эшкуарлыгы турында сөйләшәчәкләр.

— Моннан тыш, катнашучылар өчен тәүге тапкыр сәүдә-сәнәгать палаталарындагы яшь лидерлар форумы, «Россия-Африка» икътисадый перспективалар логистикасы, этик бизнес лидерлары форумы, тотрыклы үсеш һәм аңлы куллану максатлары буенча сессия, Covid-19 шартларында медицина һәм башка темалар буенча очрашулар әзерләнгән, — дип сөйләде Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.


Фикер өстәү