Вакцинаны мәдәният үзәкләрендә дә ясатып булачак

30 июльдән Казанда дүрт яңа вакцинация үзәге эшли башлаячак. Хәзер коронавируска каршы прививканы Ленин исемендәге мәдәният йортында, “Московский”, “Залесный” һәм “Сәйдәш” мәдәният үзәкләрендә дә ясатып булачак.

– Бу – безнең өчен яңа тәҗрибә. Әлегә саналган мәдәният йортларының режимына яраклашып эшләячәкбез. Халыкның реакциясен тикшергәннән соң, вакцинация үзәкләренең эш вакытына төзәтмәләр кертү ихтималы да бар, – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков журналистлар белән очрашу вакытында.


Фикер өстәү