1 сентябрьдә бәйрәм линейкаларының ничек үтәчәге билгеле булды

Узган тәүлектә Татарстанда 53 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Британ штаммы йоктырган – 32, Һинд штаммы ачыкланган 55 кеше бар. 2,7 мең кеше табиблар күзәтүе астында. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат сәркәтибе Миләүшә Җамалиева сөйләде.

Ул журналистлар белән очрашу вакытында уку елы башлануга кагылышлы сорауларга да ачыклык кертте. Узган елдан әллә ни аермалар булмаячак: 1 сентябрьдә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сыйныфлар арасында социаль дистанцияне саклап, линейкаларны ачык һавада үткәрергә планлаштыралар. Мәктәпкә кергәнче, балаларның тән температурасын үлчәп кертү дә гамәлдә калачак.


Фикер өстәү