Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 августтан отпускка китте. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
ТР Конституциясе нигезендә, бу чорда аның вазифаларын башкару Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнгән.