Истамбулда югалган Росссия туристын эзлиләр

Истамбулда биш көн элек югалган 20 яшьлек Макар Рагинны эзлиләр. Ул 16 июльдә шәһәргә килгән һәм 29ында үзе белем алган Вильнюс шәһәренә очарга тиеш булган. Тик очарга бер көн кала егет юкка чыккан, аның шәхси әйберләре һәм документлары кунакханәдә булуы ачыкланган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итте.

Кунакханәдәге шаһит сүзләренчә, егет Принцев утрауларына барырга җыенган булган һәм шуннан соң юкка чыккан.

Уллары кайтмаганнан соң аның әти-әнисе шау-шу куптарып, егетне эзләү эшләре башкланган. Россия дипломатлары Төркиянең хокук саклау органнарына егетне эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер эзләү эшләре дәвам итә.


Фикер өстәү