Хөкүмәт М12 юлын төзүгә 43 миллиард сум бүлеп биргән

Төбәкләргә юллар төзү һәм төзекләндерүгә 53 миллиард сум бүлеп бирелгән. Шуның чама белән 43 миллиарды Мәскәү – Түбән Новгород – Казан М12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзүгә җибәреләчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган.

Министрлар Кабинетында әйтүләренчә, юлны (Европаны Көнбатыш Кытай белән тоташтыручы юлның бер өлешенә әйләнәчәк) инде 2024 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Калган 11 миллиард сумнан артыграк акча 20 төбәккә бүлеп биреләчәк .Бу акчага төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияттәге юллар яңартылачак. Эшләр “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектының “Төбәк һәм җирле юл челтәре” федераль проекты кысаларында алып барылачак.


Фикер өстәү