Татарстанда 37 градус эссе булачак

Бүген, 3 августта, Татарстанда 37 градуска кадәр эссе булачак. Ә 4 августтан тагын яшенле яңгырлар башланачак һәм температура акрынлап төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген Татарстанда 32-37 градус эссе, республиканың көнбатыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, боз яву ихтималы да бар.

Иртәгә, 4 августта, яшенле яңгылар һәм тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә торган көчле җил булачак. Температура 28-30 градус булыр дип фаразлана.

Татарстанда 5 августта — 24-29 градус, 6  һәм 7 августта 21-26 градус җылы булачак дип хәбәр итә синоптиклар.


Фикер өстәү