Газетага язылу

Самат Мәүлитов: «Ярминкәдә сатыла торган ризык бик яхшылап тикшерелә»

Казан ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, Казан шәһәренең баш ветеринары Самат Мәүлитов ярминкәләргә бары тик сыйфатлы продукция генә кертелүен әйтте.

 Аның сүзләренчә, быел язгы һәм ике тапкыр узган көзге ярминкәләрдән ризыкларны кире борып җибәрү очраклары юк. - Продукцияне районнардан ук яхшылап тикшереп җибәрәләр. Ярминкәгә бары тик сыйфатлы азык-төлек кенә кертелә.

Бер тапкыр сөтнең тыгызлыгы буенча сораулар булган иде, тик аларны да табиблар ветеринария-санитария экспертизасын үткәреп, сатуга чыгарды. Тагын бер очрак техник җитешсезлекләр белән бәйле. Ул чагында кирәкле документ “Меркурий” аша килеп җитмәгән иде. Килеп җитүгә, сатуга җибәрделәр. Ярминкәдә катнашучылар куелган таләпләрне белә, үти, чөнки аларны үтәмәү алар өчен дә яхшы түгел, - диде Самат Мәүлитов матбугат очрашуында.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре