Газетага язылу

Бер мандатлы округлар буенча сайлауның башлангыч йомгаклары билгеле

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бер мандатлы округлар буенча тавыш бирүнең башлангыч нәтиҗәләрен игълан итте.

31 нче Идел буе бер мандатлы округында – Илья Вольфсон (67,5%), 32 нче Мәскәү округында – Руслан Йосыпов (51,77%), 33 нче Түбән Кама округында – Олег Морозов (69,20%) иң күп тавыш җыйган. 34 нче Чаллы округында – Әлфия Когогина (76,74%), 35 нче Әлмәт округында – Марсель Шәйдуллин (64,31%), 36 нчы Үзәк округта – Марат Нуриев (59,92%) беренче урында бара.

50 нчы бер мандатлы Биектау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауга сайлаучыларның 88,14 проценты килгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, иң күп тавышны үз-үзен тәкъдим иткән Фәрит Абдулганиев (64,90%) җыйган. Андрей Кондратьев әйтүенчә, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауга йомгак ясау дәвам итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре