Ир кеше трактор белән керергә ярамаган мәйданчык аша үткән булган.
Әлмәттә 37 яшьлек иргә карата җинаять эше ачылган. Ул саксызлык аркасында бала үлеменә сәбәпче булган өчен хөкем ителәчәк.
1 августта Аппак авылында трактор йөртергә тиешлеге таныклыгы булмаган ир МТЗ-82 тракторына ясалма прицеп тагып печән ташыган. Ул тиешсез урыннан — балалар мәйданчыгы аша үткән. Бу вакытта анда уйнаган балалар арбадагы печәнгә ябышып барганнар. 7 яшьлек малай трактор тәгәрмәче астына эләккән һәм алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.
Җинаять эшен прокурор үз контроленә алган. Хәзер фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.