Эш урыннарында зыян күрүчеләр кимиячәк

2022 елның 1 мартыннан Россиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр керә. Үзгәрешләрнең нигезендә эш урыннарында иминлек шартлары тудыру ята. Эш  бирүчеләргә инде хәзердән яңалыклар белән танышып, хезмәт урынындагы шартларны яхшыртырга тырышырга кирәк булачак. Быел Татарстанда эш урыннарында 11 кешенеж гомере өзелгән.

Яңа закон гамәлгә кергәч, эш урыннарында хәтта видео, фото, аудиокүзәтү дә куелырга мөмкин. Максат бер: имгәнү, үлемнәрне киметү. Яңа үзгәрешләр турында Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

–  Законнарны үзгәртү эше 2019 елда башланган иде. Ике ел дәвамында  мәҗбүри таләпләрне билгеләүче 9 меңнән артык норматив акт яңадан каралды, кайберләре юкка чыгарылды.  2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәтне саклау буенча 113 кагыйдә үз көчен югалтты һәм бер үк вакытта хезмәтне саклау буенча 40 яңа кагыйдә үз көченә керде. Яңа законнарны барлаганда безнең министрлык та читтә калмады. Күп кенә тәкъдимнәребез хупланды. Элек кешенең эш урынында уртача хезмәт хакы медицина тикшерүе узган вакытта сакланса, хәзер психиатрия күзәтүе үткәндә дә көне югалмый, – ди министр.

Министр әйтүенчә, эш бирүче элеккеге кебек телдән генә инструктаж үткәрә алмаячак. Бар да кәгазьгә теркәлгән булырга тиеш. Эштә хезмәткәр кечкенә генә җәрәхәт алса, абынып китсә, төртелеп, тәне күгәрсә дә, аны җитәкчегә күрсәтеп, теркәтергә тиеш була. Ә эш бирүче аларны теркәми икән, җаваплылык аның өстендә булачак.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2020 елда республикада эш урыннарында  408 кеше зыян күргән (2019 елда – 489 кеше, кимү – 16,6 %).

Министр республиканың сәнәгать урыннарындагы вазгыять  белән дә таныштырды.

– Иң куркыныч өлкә булып төзелеш кала. Әмма бер тапкыр күңелсез очрак булган оешма бу хәл кабатланмасын өчен тырыша. Таләпләр катгыйлана, куркынычсызлык кагыйдәләре җиренә җиткереп үтәлә. Элек авыл хуҗалыгында имгәнүләр, үлемнәр күп иде. Министрлык белән бергәләп эшләдек. Хәзер дә эш бирүчеләр белән даими очрашып, күрешеп торабыз, – диде Эльмира Зарипова.

2021 елның алты аенда Татарстанда эш урыннарында 52 күңелсез очрак теркәлгән. Шуның 11е үлем белән тәмамланган. Министрлыкның үлем очракларын җентекләп өйрәнүен, сәбәпләрнең ачыкланачагын әйтте министр. Куркыныч вакыйгаларның 30 проценты – биек урыннан егылу белән бәйле. Авариягә эләгү очраклары да аз түгел. Алары – 17 процент. Ил күләмендәге саннар белән чагыштырганда, Татарстанда куркыныч вакыйгалар 30 процентка азрак була икән.

Егыласыңны белсәң, салам түшәр идең, диләр.  Бәла-казаның кайда көтәсен берәү дә белми. Эштә имгәнүләр теләсә ничек килеп чыга ала. Кайчак кеше юеш идәндә таеп егыла, кышларын бозлавык аркасында ишегалдында имгәнә. Башы әйләнеп тә егылырга мөмкин.  Эльмира Зарипова  әйтүенчә, әнә шундый очракларны ачыкларга видеокүзәтүләр ярдәм итәчәк тә инде.

–  Бердән, хезмәткәр үзенең имгәнүен раслый ала, икенчедән, эш бирүченең дә кулында дәлил була. Безнең максат – эш урыннарында имгәнү һәм үлемнәрне бөтенләй бетерү. Без моңа бары тик барлык оешмалар белән бергәләп эшләгәндә, барлык кагыйдәләрне үтәгәндә генә ирешә алабыз.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү