“Безнең заман” фестивален ЮНЕСКО үз канаты астына алды

“Наше время – Безнең заман” IX эшче яшьләр фестивален ЮНЕСКО үз канаты астына алды. Бу хакта фестиваль дирекциясенә комиссиянең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзедан юлланган рәсми хаттан билгеле булды.

“Беренче тапкыр 2013 елда оештырылган бу фестиваль Татарстан Республикасы мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше булып тора, аның максатлары һәм бурычлары яшьләр сәясәте өлкәсендә мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының өстенлекләренә тулысынча җавап бирә. Шуңа күрә IX “Наше время-Безнең заман” фестиваленең ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе эгидасын алуны хәбәр итүемә шатмын”, — диелә хатта.

Исегезгә төшерәбез, быел зона этаплары 8-9 октябрьдә – Әлмәттә; 15-16 октябрьдә  – Түбән Камада; 22-23 октябрьдә – Казанда, 29-30 октябрьдә – Яшел Үзәндә узачак. Зона бәйгеләрен уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концерт залы мәйданчыгында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы уза.
15 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексындагы гала-концертта Гран-прига ия булган команда игълан ителәк. Ул Татарстан Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Шулай ук “Безнең заман геройлары” махсус призына ия булган катнашучы 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 сентябренә кадәр BZZM.RU сайтында кабул ителә.


Фикер өстәү